Noble Quran » Татарча » Sorah At-Takathur ( The piling Up )
Choose the reader
Татарча
Sorah At-Takathur ( The piling Up ) - Verses Number 8
أَلْهَاكُمُ التَّكَاثُرُ ( 1 )
Сезне ахирәт өчен кирәк булган гамәлләрдән гафил кылды, алдады, мәхрүм итте, дөнья малын күбәйтү белән мактанышуларыгыз.
حَتَّىٰ زُرْتُمُ الْمَقَابِرَ ( 2 )
Хәттә үлеп кабергә кергәнегезгә хәтле алдануыгызны, дәвам иттердегез.
كَلَّا سَوْفَ تَعْلَمُونَ ( 3 )
Юк, алданмагыз, әле дөньяга алданып тыныч кына яшәсәгез дә, тиздән белерсез алданганыгызны!
ثُمَّ كَلَّا سَوْفَ تَعْلَمُونَ ( 4 )
Янә әйтәмен, әле тыныч кына йөрсәгез дә мәңгегә алданганыгызны тиздән белерсез!
كَلَّا لَوْ تَعْلَمُونَ عِلْمَ الْيَقِينِ ( 5 )
Юк алданмагыз, әгәр дөньяга алданып ахирәттән мәхрүм калуның иң зур алдану икәнен чын белү белән белсәгез, әлбәттә, дөньяга һич тә алданмаган булыр идегез.
ثُمَّ لَتُسْأَلُنَّ يَوْمَئِذٍ عَنِ النَّعِيمِ ( 8 )
Соңра сезне ахирәт гамәленнән мәхрүм иткән дөнья нигъмәтләреннән соралырсыз. Бит Аллаһ сезгә гакыл фикерне һәм күз, колак, телне һәм аяк-кулны дөньяда яшәр өчен генә түгел, бәлки ахирәткә хәзерләнер өчен биргән иде, шулай ук дөнья байлыгын да ахирәткә хәзерләнү өчен кулланырга биргән иде.
Random Books
- Хатын-кызлар фикхыХхатын-кызлар өчен булган бу кыска гына китапны динебезне, өммәтебезне вә милләтебезне күтәрүгә бер сәбәп булсын дип әзерләнде. Чөнки күп кенә хатын-кызлар үзләренә кагылышлы гади гына хөкемнәрне белеп бетермиләр.
Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи
Source : http://www.islamhouse.com/p/330729
- Иң кирәкле догаларАллаһ әйтте: «Мине итагатьлек белән зикер итегез! Мин сезне савап вә мәгьфират белән искә алырмын. Миңа шөкер итегез һәм көферлек кылмагыз».
Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи
Source : http://www.islamhouse.com/p/338569
- Монафикълык күренешләреБу кыска гына мәкаләда монафикъларның күренешләре - сыйфатлары турында языла.
Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи
Source : http://www.islamhouse.com/p/330715
- Хиҗәмә белән дәвалануТән тиресен кисеп, суыртып кан чыгаруны — хиҗәмә дип әйтәләр.
Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи
Source : http://www.islamhouse.com/p/330717